Яңалыклар

08.11.2012
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Мицуи” Стратегик тикшеренүләр институтының өлкән киңәшчесе Такэхиро Того белән очрашты.
07.11.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джаухари Оратмангун белән очрашты.
07.11.2012
Киләсе елда Татарстанда заманча төрек сәнгате һәм Төркиянең классик сәнгате күргәзмәсе оештырылачак. Аның ачылышына Төркия Республикасы парламенты рәисенең килүен көтәләр. Бу хакта бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиянең Искешәһәр провинциясе губернаторы Кадыйр Көчдәмир белән очрашуы вакытында хәбәр ителде.
07.11.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдагы Резиденциясендә Төркмәнстан Республикасы делегациясен кабул итте. Әлеге делегация 6 ноябрь көнне 3 көнлек эш сәфәре белән Татарстан җиренә Төркмәнстан Министрлар Кабинеты рәисенең транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Розымырат Сейиткулыев җитәкчелегендә килгән.
05.11.2012
Бүген Казанда Казакъстан Илкүләм икътисади палатасы “Атамекен” берлеге президиумы рәисе Тимур Кулибаев җитәкчелегендәге бизнес-даирә делегациясенең эшлекле визиты кысаларында Татарстан икътисадының эре проектларын тәкъдим иттеләр. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
05.11.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга “Атамекен” берлеге НЭРК Президиумы рәисе Тимур Кулибаев, “КазРосГаз” генераль директоры Кайрат Боранбаев һ.б. составында килгән Казакъстан делегациясе белән очрашты.
04.11.2012
Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика этномәдәни фестиваленың йомгаклау концерты уздырылды. Хәер, концертка кадәр үк тә кунаклар әлеге игелекле йортның төрле катында урнашкан милли-мәдәни мохтариятләрнең иҗат коллективлары башкаруында төрле халыклар җырларын тыңлап хозурлана алды. Концертны исә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин җыры белән башлап җибәрсә, чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылганга, халык алдына рәсми сүз белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты.
03.11.2012
Бүген Буада Буа-Лощи участогының 112 нче километрында тоннель тибындагы юлүткәргеч ачылышы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Юлүткәргеч тимер юл һәм район әһәмиятендәге IV категорияле автомобиль юлы киселешендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәр өчен төзелгән. Юлүткәргечнең озынлыгы – 25,25 м, юлүткәргеч астында юлның киңлеге 9 м. Төзелеш 2011 нче елның августында башланган. Җирле халык билгеләп үткәнчә, юлүткәргеч барлыкка килгәнче, тимер юл аша чыгу өчен сәгатьтән артык вакыт торырга туры килгән.
03.11.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм аны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларны тәнкыйть утында тотты.
03.11.2012
Татарстан торак кертү буенча үз позицияләрен саклап килә. 2012 нче елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, республика РФ субъектлары арасында өченче һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урынны алган. Бу хакта бүген торак төзелеше һәм аны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Битләр: << 1851 1852 1853 1854 1855 ( 1856 ) 1857 1858 1859 1860 >>