Яңалыклар

09.01.2013
Малайзиянең Киберджая шәһәренең ай-ти технология өлкәсендәге тәҗрибәсе Татарстанның "Иннополис" проектын җәелдерү өчен аеруча кызыклы. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзенең Киберджая шәһәрендә эшлекле сәфәре барышында әйтте.
08.01.2013
Бүген Рөстәм Миңнеханов өч көнлек эшлекле сәфәре белән Малайзиядә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мңнехановның эшлекле очрашуы Малайзиянең башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә башланды. Татарстан делегациясе составында фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасының инвестицияләр җәелдерү агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Дәүләт Советының салым һәм финанс комитеты рәисе Морад Гаделшин һәм Татарсанның югары уку йортларының ректорлары да бар.
07.01.2013
Бүген Татарстан Рспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Таиланд Корольлеге сәүдә министры Боонсонг Терияпиром белән очрашуда катнашты. Очрашу Бангкокта Таиланд Корольлегенең сәүдә министрлыгында үтте. Җитәкчеләр Россия Федерациясе белән Таиланд Корольлеге арасында һәрьяклы хезмәтәшлек урнаштыру белән беррәттән Татарстан Республикасы һәм Таиланд арасында да хезмәтшлек итү турында ассызыклап үттеләр.
07.01.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Таиланд Корольлегендә. Әлеге эшлекле сәфәр кысаларында Таиланд Корольлегенең сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшлекле очрашу һәм сөйләшү көтелә.
05.01.2013
2012 елда республиканың терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр хакында бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хисап тотты.
30.12.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Зөя шәһәр утравында өч яңа йортка күченү тантанасы булып үтте. Шулай итеп, Зөя утравында яшәүчеләр тузган торактан яңа торакка тулысынча күчерелде. 2010 елдан бирле барлыгы 88 гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Бу гаиләләрдә 182 кеше бар.
30.12.2012
Татарстан Республикасы Президентының Беренче каналдагы “Голос” тапшыруының финалына чыккан ике кешегә Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәрен бирү турындагы Указы имзаланды.
28.12.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Танеко" нефть эшкәртү комплексының КУГ технологик объектларын эшләтеп җибәрде. Нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын энергия белән тәэмин итү өч бәйсез чыганакта тормышка ашырылачак.
28.12.2012
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышны компаниянең Директорлар советы рәисе, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
27.12.2012
Бүген Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Битләр: << 1831 1832 1833 1834 1835 1836 1837 1838 1839 ( 1840 ) >>