Яңалыклар

28.01.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2013 елда Свияжски утрау-шәһәрчегендә эшләрне оештыру буенча киңәшмә үткәрде.
26.01.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.
25.01.2013
Бүген Владивостокта, Россия студентчылыгы көнендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы старт алды. Владивостоктан турыдан-туры трансляцияне “Россия 24” телеканалы алып бара.
24.01.2013
Универсиаданың һәр объекты контрольдә һәм эш төгәл график буенча бара. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.
24.01.2013
ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының 2012 ел нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән өченче томы дөнья күрде. Бүген Казан Кремлендә бертөркем хәйриячегә әлеге китапларны һәм фондның Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
24.01.2013
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сланецлы нефтьнең, әле ерактагы тема булса да, ләкин киләчәге бар, һәм тиешле технологияләр белән хәзер үк шөгыльләнергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәт Йортында республика ММЧ җитәкчеләре белән булган очрашу вакытында сөйләде.
23.01.2013
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде. Европа реконструкция һәм үсеш банкы идарәче директоры Алан Пиллу белән очрашуда банкның республиканың инфраструктура үсеше белән бәйле проектларында катнашуын тагын да активлаштыру, сәнәгать, энергия саклау, торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм урта бизнеска ярдәм проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе каралды. Рөстәм Миңнеханов Алан Пиллуны бизнес-миссия белән Казанга килергә чакырды.
23.01.2013
Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты – Россиянең рәсми делегациясе составында Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашу. Россия делегациясенә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелек итә.
22.01.2013
Татарстанда пенсионерлар саны геометрик прогрессия буенча арта бара, мәсәлән, 2010 елда 1 млн. 29,9 мең, былтыр 1 млн. 59,5 мең (877,4 меңе картлык буенча пенсия ала, 71,2 меңе – инвалидлык һәм 35,7 меңе – туйдыручысын югалту буенча һәм болар барысы да хезмәт пенсияләре исәпләнә, тагын 75,2 меңе – социаль пенсияләр кебек дәүләтнең пенсия белән тәэмин ителеше буенча) булса, быел 1 млн. 72,2 меңгә җыела, 2015 елда исә 1 млн. 110,3 меңгә җитәр дип фаразлана. Хәзерге вакытта республика буенча пенсиянең уртача күләме 8 мең 733 сум санала.
21.01.2013
Бүген ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып, министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2013 ел бурычлары турында сүз булды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов һ.б. катнашты.

Битләр: << 1831 1832 1833 1834 1835 1836 1837 ( 1838 ) 1839 1840 >>