Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Таиланд Корольлегендә

07.01.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Таиланд Корольлегендә. Әлеге эшлекле сәфәр кысаларында Таиланд Корольлегенең сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшлекле очрашу һәм сөйләшү көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Россия-Таиланд катнаш комиссиясенең Таиланд Корольлегенең ике яклы хезмәттәшлек итү буенча Хөкүмәт министрлыгының чит илләр эше буенча вице-премьеры Сурапонг Товичакчайкула һәм Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашуда да катнашачак. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составы белән берлектә Таиланд Корольлегендә эш сәфәрендә.

ТР Президенты матбугат хезмәте