Рөстәм Миңнеханов "ТАНЕКО" ААҖндә киңәшмә үткәрде
28.12.2012 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Танеко" нефть эшкәртү комплексының КУГ технологик объектларын эшләтеп җибәрде. Нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын энергия белән тәэмин итү өч бәйсез чыганакта тормышка ашырылачак.
Гидрокренинг һәм гидрочистартуның катлаулы технолик процесслары тагын бер автоном чыганакның булуын таләп итә. "Кама-500" федераль станциясе әнә шул булачак. Аны сафка бастыру 2013 нче елның ахырына планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук гидрокренингның төп объектларында булды, проектны тормышка ашыру эшендә булган подрядчы оешмалар җитәкчеләре чыгышларын тыңлады. Хәзерге вакытта җайланмада актив төзү-монтажлау эшләре бара. КУГ объектларын сафка бастыру ике схемага бүленгән: беренчесендә - 49 объект, икенчесендә - 24.
Көн саен КУГ мәйданында 3 меңнән артык кеше эшли. Инде 9,6 миллиард сумлык эш башкарылган.
Алга таба ТР Президенты эшлекле киңәшмә уздырды. Ул тулаем алганда, "Татанефть" ААҖнең 2012 нче елны барлык күрәткечләрне башкарып, уңышлы тәмамлавын билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә һәм нефть эшкәртүчеләргә югары бәясен бирде. Бүгенге көнгә 2012 нче ел башыннан 7 миллион 19 мең тонна нефть эшкәртелгән. Техник яктан предприятие елына 9 миллион тонна нефть эшкәртергә әзер.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте