Яңалыклар

07.02.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе М. Ш. Шәймиев Болгар шәһәрлегенең төньяк – көнчыгыш өлешендә урнашкан Изге чишмә комлексын -  “Габдрахман сахабә коесын” (“Колодец сахаба Габдрахмана”) реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
07.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Леруа Мерлен Восток”ҖЧҖ генераль директоры Венсан Пьер-Мари Жанти белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды,анда шулай ук республика вице-премьеры-сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов ,Казан мэры Илсур Метшин,халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар
07.02.2013
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов Кама сәнәгать кластеры, “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) үсеше һәм Иннополис IT-шәһәре проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Андрей Ивановның Казан IT-паркына эш сәфәре кысаларында узды.
06.02.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә фаҗигале рәвештә һәлак булган 8-яшьлек Василиса Галицина гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты.
Исегезгә төшерик, Василиса Галицина шимбә, 2 февраль көнне юкка чыга: кыз мәктәп дәресләреннән соң өйгә кайтмый. Бүген Россиянең тикшерү комитеты юкка чыккан 8- яшьлек Яр Чаллы кызының тәне табылу турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслады.
06.02.2013
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2012 елда мөһим нәтиҗәләргә иреште, шулай да камилләшү өчен резервлар әле бар. Бу турыда бүген Татарстан Премьер – министры Ильдар Халиков Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
06.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска эшлекле визит белән Америка Кушма Штатларына китте. Колледж –Парк шәһәрендә (Мэриленд штаты) республика парламенты башлыгы күренекле татар галименең юбилеена багышланган “Роальд Сагдеев – 80” Халыкара симпозиумында катнашачак.
05.02.2013

Татарстан Президенты “РОСНАНО”ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары ,Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, икътисад мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнаштылар.

05.02.2013
2020 елга кадәр Россия Федерациясендә Хәрби-Һава Көчләрен яңадан коралландыруның киң колачлы программасы нигезендә якынча 2мең авиакомплекс,шул исәптән 985 вертолет сатып алыначак.Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу Казанда “Дәүләт оборона заказының үтәлеше һәм җиңел класслы вертолетларны файдалану һәм сатып алу мөмкинлекләре”мәсьәләләре хакында уздырылган киңәшмәдә белдерде.
05.02.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында фән үсешенең перспективалары турында” брифинг булды. Анда ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технологик университетының мәгариф, фән һәм сәнәгать интеграциясе буенча проректоры Илдар Абдуллин катнашты.
05.02.2013
Бүген Казанда “Казан вертолет заводы” ААҖ административ бинасында Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу “Дәүләт оборона заказын үтәү һәм җиңел класслы вертолетлар сатып алу һәм алардан файдалану мөмкинлекләре турында ”киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Дмитрий Петров һ. б. катнаштылар.

Битләр: << 1831 1832 1833 1834 ( 1835 ) 1836 1837 1838 1839 1840 >>