Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

28.12.2012

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.

Утырышны компаниянең Директорлар советы рәисе, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Директорлар советы вәкилләре агымдагы елның унбер аенда компания бюджетының башкарылу нәтиҗәләрен карадылар һәм 2013 нче елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетны расладылар.

Утырышта “Татнефть” ААҖ белән ТР Фәннәр академиясенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.

Компаниядә югары нәтиҗәләр күрсәткән кабара торган пакерларны куллану тәҗрибәсе турында сөйләшенде.

Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре турында да сөйләште.

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте