“Основа Телеком” компаниясе Татарстанда LTE челтәрен җәелдерә

12.04.2013

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында “Основа Телеком” ААҖ белән ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмат- коммуникация технологияләрен һәм хезмәт күрсәтүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Основа Телеком” ААҖ генераль директоры Михаил Петров кул куйдылар.

“Основа Телеком” компаниясе Татарстанда LTE технологиясе буенча дүртенче буын кәрәзле элемтә челтәрен булдыруны планлаштыра. Илдар Халиков компания җитәкчелегенә мондый карар кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. “Шикләнмим, бу карар акланыр. Чөнки шәһәрнең үсеш темпы, планлаштырылган элемтә каналларының халык һәм эшмәкәрләк тарафыннан киң кулланылачагына мөмкинлек бирә”, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

“Безнең эшчәнлегебез өчен бик мөһим шартлар тудырылган. Республикада уңайлы инвестиция климаты булдырылган, ышанып әйтә алам, хосусый компанияләр Татарстанда эшләү белән кызыксынырлар”,- дип белдерде “Основа Телеком” ААҖ директорлар советы рәисе Виталий Юсуфов.

Килешүгә кул куйганнан соң, журналистлар белән әңгәмәсендә “Основа Телеком” ААҖ генераль директоры Михаил Петров, Татарстанда LTE технологиясе буенча элемтә челтәре үсешенә компания 1,5 млрд. сум кертәчәк, дип хәбәр итте.

Татарстанда югары тизлекле элемтә челтәре үсеше, республика халкына электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүе белән активрак кулланырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Михаил Миронов.