Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә

12.04.2013

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә.

ТР Хөкүмәте башлыгы программасында – Байлар Сабасында “John Deere” сервис үзәген ачу тантанасында катнашу.

Моннан тыш, Илдар Халиков Саба районының Үзәк хастаханәсен (Тукай ур.,3) караячак, анда клиник-диагностика лабораториясе, теш дәвалау бүлеге төзелеше белән танышачак, шулай ук компьютерлы томография һәм кабул итү-диагностика бүлегендә булачак.

ТР Президенты матбугат үзәге, Елена Бритвина.