Рөстәм Миңнеханов: «Хуҗалыксызлык дәрәҗәсе бездә әле бик югары”

12.04.2013

Бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга тиешләр, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы кәрәш буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы барышында. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыкларының, ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә хәбәр иткәнчә, бүген Совет алдында бюджет акчаларыннан файдалану һәм республика, муниципаль һәм федераль мөлкәт белән эш итү вакытында кулланылган профилактик чаралар нәтиҗәлелеге турында мәсьәләне хәл итү куелган.  

ТР Президенты сүзләренчә, иң күзгә ташланган тәртип бозулар күләме бөтен дәрәҗәдәге бюджетлардан финансланган максатчан дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышында булган. Моны уздырылган тикшерүләр раслый. «Без сезне укырга җибәрәбез, шул исәптән чит илгә дә, республиканы халкы һәм инвесторларга комфорт һәм уңайлы ясар өчен, - дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Рустәм Миңнеханов. - Әмма, кызганычка каршы, үзгәрешләр бик акрын уза. Хуҗалыксызлык дәрәҗәсе бездә әле бик югары икәнен танырга кирәк».

Эшмәкәрләр эшчәнлегенә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, моношәһәрләргә ярдәм юллары буенча билгеләнгән акча һәрвакытта да төптән уйланылган проектларга гына бирелми, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. «Кайчак алар бары ясалган рәсемнәр генә. Һәм иң мөһиме, тиешле министерстволар ягыннан программаларны гамәлгә ашыру барышы артыннан нәтиҗәле контроль юк”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. 

«Еш кына акчалар “үз” структураларга таратыла, ә ахырда, кызганычка каршы, һәрвакытта да без көтеп алган нәтиҗәләр булмый. Безгә билге кую индикаторларына шул мөмкинлекләрне дә кертергә кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Мисал итеп Татарстан Президенты Чистай индустриаль паркын китерде. «Бу моношәһәр өчен бик кирәкле проект, республика акчалары да, федераль акчалар да бүлеп бирелгән, әмма инфраструктура тулысынча оештырылмаган, ә әйтелгән инвестпроектлар әлегә сүздә генә кала һәм ахырга хәтле эшләнеп бетмәгәннәр, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. – Шул килеш проект кала алмый, ул Чистайга чыннан да кирәк. Инде бик зур эш эшләнгән, мәйданчык бик кызыклы, әмма моның белән шөгыльләнергә кирәк”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эшкуарлыкка ярдәм өчен билгеләнгән акчалар бер көнлек фирмалар арасында бүленгән очраклар да бар. Мөлкәттән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланганда да акчалар аз югалмый, кайвакыт объектлар тиешле докуметларыннан башка гына сатыла, кайбер районнар МУПнең табыш өлешендә акча күчерүләрер билгеләхче норматив актларын кабул итмәгәннәр. Бурычлылар белән эш тә җитәрлек дәрәҗәгә куелмаган, торглар процедурасын бозу фактлары бар. “Һәр мондый очрак йә эшкә салкын караудан яисә кайсы да булса вазыйфаи затның кызыксынуыннан килә”, - дип саный республика Президенты.

Нәтиҗәдә аның сүзләренчә, җир һәм мөлкәт арендалаган өчен җирле бюджетларга бурыч суммасы ел башына 600 млн сумнан артып китте. Җир арендалаган өчен бурыч 16 районда, мөлкәт арендалау буенча 9 районда артып китте. ”Сезнең һәрберегез өчен һәр миллион – бик зур акча, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына. – Бурыч түләмәүчеләр белән эшләргә кирәк”. 

Тулаем соңгы ике елда госфинконтроль органнары тарафыннан иң зур хокук бозулар дәүләт һәм муниципаль сатып алулар барышында, бюджет акчаларын тиешенчә файдаланмау нәтиҗәдәсендә мөлкәт белән эш итү буенча ачылган. “Кызганычка каршы, безнең барлык югалтулар да кире кайтарылмады – бары тик 35%ы гына, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. – Минем исәпләвемчә, без шундый фактлар ачыклаганбыз икән, без ул югалтуларны бюджетка кире кайтарырга тиешбез”. 

Татарстан Президенты барлык вазыйфаи затлар да бу күрсәтмәләрне үтәмиләр, дип хәбәр итте. Гаепле затлар җаваплылыкка бөтенләй тартылмаган очраклар бар. 2283 тикшерү йомгаклары буенча финанс өлкәсендә хокук бозулар буенча 86 вазыйфаи зат һәм 13 юридик зат кына административ җаваплылыкка тартылган. “Салынган штрафлар суммасы бөтенләй бәләкәй – 1,7 млн сум, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм республика җитәкчелегенә, һәм безнең муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә катырак позициядә торырга кирәк”.

Ул җәмәгатьчелек ягыннан да хакимият адресына да ачылган хокук бозулар өчен тиешле җәзалар бирелмәү сәбәпле шелтәләр барлыгын әйтеп үтте.

Утырыш барышында докладлар белән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасында Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Территориаль идарәсе җитәкчесе Әнәс Адыев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуретдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Зеленодольского муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров чыгыш ясадылар.

Совет шактый эш башкарылуга карамастан, бюджет акчаларыннан файдаланганда һәм дәүләт һәм муниципаль милектәге мөлкәт белән эш иткәндә, шул исәптән төрле максатчан программаларны гамәлгә ашырганда шактый гына хокук бозулар һәм җинаятьләр башкарыла дип билгеләп үтте.

Соңгы ике елда (2011-2012) Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасында Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бюджет акчаларын тотуга һәм дәүләт мөлкәтеннән файдалануга бәйле 813 җинаять ачыкланды, бюджет акчаларын законсыз бүлүгә һәм тотуга һәм дәүләт (муниципаль) мөлкәттән законсыз файдалануга бәйле мәсьәләләр буенча төрле дәрәҗәләрдәге бюджетлар югалтуы 580 млн. сумнан артып киткән, бюджет акчалары 102,2 млн. сумга максатка яраксыз файдаланылган, 1,3 млрд. Сумга бюджет акчалары нәтиҗәсезз файдаланылган, дәүләт (муниципаль) мөлкәт белән эш иткәндә хокук бозулар 3,9 млрд. сумлык, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар буенча хокук бозулар 964,1 млн. сум.

Финанс хокук бозулары өчен административ җаваплылыкка (валюта законнарын бозуларны исәпкә алмыйча) 86 вазыйфаи зат һәм 13 юридик зат тартылган. 

Совет утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның максатчан индикаторларына бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануны бәяләргә ярдәм итәрлек күрсәткечләр кертүне тәкъдим итү турында карар чыгарды.

Дәүләт һәм муниципаль финанс контроле органнарына законнарны бозуларны профилактикалау һәм булдырмый калу эшен активлаштыру буенча, шулай ук тикшерүләр нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларның һәм күрсәтмәләрнең үтәлешен, вазыйфаи затларның ачылган хокук бозуларны, аларны китереп чыгара торган шартларны тулысынчы һәм үз вакытында бетерүләрен контрольдә тотуны ныгыту буенчачаралар күрү тәкъдим ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов