Фәрит Мөхәммәтшин Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсгать Нускабаев белән очрашты
11.06.2013
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсгать Нускабаев белән очрашты.
Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу карары узган ел кабул ителде. Хәзерге вакытта К.Марк белән Миславский урамнары киселешендә тарихи корылмаларның берсендә урнашачак дипломатик ведомство бинасында ремонт һәм җиһазлау эшләре төгәлләнә.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакны сәламләп, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачу ихтыяҗы күптән туды, чөнки озак еллар дәвамында ике республика арасында тыгыз икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлек күпере бар, дип билгеләп үтте. “Безнең халыклар рухи һәм тарихи яктан бер-берсенә бик якын”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Ул Казакъстан дипломантын яңа вазифага керешүе белән котлады, актив һәм нәтиҗәле эш теләде.
Яклар фикер алышу вакытында Казакъстан белән Татарстан делегацияләре белән еш алмашуын, ике республика җитәкчелеге вәкилләренең төрле чараларда катнашуын билгеләп үттеләр. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уральскида Сабантуйда булды, ә бу атнада аны Алма-Атада көтәләр, дип искәртте Әсгать Нускабаев. Яклар фикеренә караганда, болар барысы да Евразия берлеге форматында Россия Федерациясе белән Казакъстан Республикасы арасында дәүләтара хезмәттәшлек буенча тыгыз элемтәләрне киңәйтүгә үз өлешен кертә.
Очрашуда катнашучылар шулай ук парламентара элемтәләрне ныгыту ихтыяҗын да билгеләп үтте. “Ныклы хезммәттәшлек алып бару өчен барлык юллар да ачык”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казакъстан ягыннан – Генераль консуллык консулы Темирлан Аймагамбетов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге