Яңалыклар

15.04.2014

Трансформаторлар һәм элект челтәре җиһазларын җитештерүче лидерларның берсе - ТВЕА Кытай компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә һәм  ТР территориясендә үз производствосын ачарга теләге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Урумчида ТВЕА заводына һәм штаб-квартирасына барулары кысаларында белдерелде.  

15.04.2014
Кагыйдә буларак, 1 нче гыйнвардан 30 нчы апрельгә кадәр ил буенча гражданнарның узган елгы керемнәрен декларацияләү кампаниясе уза. Татарстанда исә 2013 нче елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде.
15.04.2014

Татарстан һәм Синьцзян-Уйгыр автономияле районы хезмәттәшлек өчен бик күп мөмкинлеккә ия, ләкин алар тулысынча ачылмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты сәяси бюросы әгъзасы - Кытай Коммунистлар партиясенең Синьцзян-Уйгыр автономияле районы комитеты секретаре Чжан Чуньсянь белән очрашу барышында белдерде. Очрашу Өремче шәһәренең СУАР административ үзәгендә булды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “ТАИФ” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

15.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре кысаларында Урумчида республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы презентацияләнде. Чарада Кытай компанияләренең якынча 170 вәкиле булды, анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

15.04.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, академик Ренат Акчурин белән очрашты.
15.04.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “ЛУКОЙЛ” ААҖ вице-президенты, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
15.04.2014

Бүген Кытайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урумчи шәһәренең иннцион һәм икътисадый үсеш зонасында булды. Ул махсус икътисадый зонаны булдыру һәм аның эшчәнлеге тәҗрибәсе белән танышты.  

15.04.2014

Бүген Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгыр автономия районы үзәге Урумчи шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды.

14.04.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Визит Синьцзян-Уйгыр автономия районының үзәге Урумчи шәһәреннән башланды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Рафинат Яруллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар. 

14.04.2014
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының балалар-үсмерләр һәм олимпия резервының махсуслаштырылган спорт мәктәпләрендә 88 мең 436 бала спорт белән шөгыльләнә. Бу республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның гомуми санының 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Рафис Борһанов хәбәр итте. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде.

Битләр: << 1661 1662 ( 1663 ) 1664 1665 1666 1667 1668 1669 1670 >>