Яңалыклар

09.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Энергетика министрлыгы коллегиясенең икенче киңәйтелгән утырышында катнаша. Чара РИА "Новости" Матбугат үзәгендә үткәрелә, аннан утырышның туры интернет-трансляциясе оештырылган. 

09.04.2014
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә республиканың сәнәгать һәм төзелеш объектларында нормаларны һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны бетерү өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “2013 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм аның шартларының торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча күрелә торган чаралар” мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте.
08.04.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди һәм методик ярдәм күрсәтү буенча уздырылган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Симферопольда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.
08.04.2014

Бүген Дубайда ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның Хосусый сектор үсеше буенча Ислам корпорациясе төбәк бүлекчәсе (Азия) директоры Әхмәд Халид белән очрашуы булды.

Очрашу IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды. Очрашу барышында “Хаҗ” инвестицион-туплау фондын булдыру вариантлары турында фикер алыштылар.
08.04.2014
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
08.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре “Дубай Ворлд Централ” (Dubai World Central, DWC) компаниясе вице-президенты Тахнун Саиф белән очрашты.

Очрашу Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды.
08.04.2014
Бүген Кырым Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдә, Татарстанның Кырым белән, аерым алганда, ярымутрауның Бакчасарай районы белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Бакчасарайда узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры –фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов бар.
08.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышында катнашачак. Чара Ново-Огаревода узачак. АСИ Күзәтчелек советында катнашучылар милли рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр, дип көтелә.  
08.04.2014
2014 елның язында 15 Татарстанлы альтернатив гражданлык хезмәтенә җибәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте.
Брифинг язгы чакырылыш кампаниясенә багышланган иде.
07.04.2014
Бүген, Дубайда ел саен уздырыла торган AIM инвестиция форумы алдыннан, Татарстан Республикасы делегациясе Шардж әмирлеге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әхмәд Мөхәммәд әл Мидф белән беренче очрашуын уздырды. ТР делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, БГӘдә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев бар.

Битләр: << 1661 1662 1663 1664 1665 ( 1666 ) 1667 1668 1669 1670 >>