Яңалыклар

25.03.2014
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре кысаларында КДЭУда булды. Аны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата барды.
25.03.2014
Бүген Казанда Татарстан Республикасында игълан ителгән Мәдәният елының тантаналы ачылышы узды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада РФ мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
25.03.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа кадрлар билгеләп кую турындагы указларга имза алды.

25.03.2014

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды. Дмитрий Медведев белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар Казандагы технопаркка килде.

25.03.2014
ТР башкаласына бүген эш сәфәре белән килгән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булды. Аларны исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озатып йөрде. Әлеге үзәк мөмкинлекләре белән кунакларны Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм урыннарда белгечләр таныштырды, шулай ук әлеге университетның перспективалары турында сүз булды.
25.03.2014
РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бүген Казанга эш сәфәре кысаларында гражданлык авиациясе өчен агрегатлар эшләп чыгару буенча яңа заводта - “КАПО-Композит” ЯАҖдә булды. Россия Премьер-министрын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян һәм башка рәсми затлар озата барды.
25.03.2014
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Казанга эш сәфәре кысаларында "Казан" Агросәнәгать паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов комплекс буйлап экскурсия уздырды.
25.03.2014
Бүген РФ мәдәният министры Владимир Мединский Казанда 45 нче балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм “Хәзинә” сәнгать галереясендә булды. РФ мәдәният министрын ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
25.03.2014
1 апрельдән май ахырына кадәр Татарстан Республикасында барлык табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик чистарту буенча ике айлыкка керешә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белдерде.
25.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.

Битләр: << ( 1671 ) 1672 1673 1674 1675 1676 1677 1678 1679 1680 >>