ТР Премьер-министры Татарстанда Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенә контрольне көчәйтүне тәкъдим

14.04.2014

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының балалар-үсмерләр һәм олимпия резервының махсуслаштырылган спорт мәктәпләрендә 88 мең 436 бала спорт белән шөгыльләнә. Бу республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның гомуми санының 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында министр Рафис Борһанов хәбәр итте. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде.

Министр җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 234 мең 825 кешегә бер үк вакытта шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче 9 мең 408 спорт корылмасы исәпләнә. Боз сарайларын сафка бастыру эше дәвам иттерелә. Бүгенге көндә 38 боз аренасына Арчада төзелеп килүче һәм киләсе елга Казанда барлыкка килергә тиешле боз сарайлары өстәләчәк.

Узган елда республикада барлыгы 163 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) гамәлдә булган: дәүләт һәм муниципаль әһәмияттәге 135 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, 6 ведомство учреждениесе һәм олимпия резервының 22 махсуслаштырылган спорт мәктәбе теркәлгән.

Рафис Борһанов сүзләренчә, республикада спорт-разрядчылар саны 34 меңнән артык, бу спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми санының 40 процентын тәшкил итә. Спортчыларның яртысы үз разрядларын 2013 нче елда раслаган. “Һаман да шул бер үк Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениниогорск, Алабуга, Түбән Кама районнары разрядникларны әзерләүдә югары күрсәткечләр бирә. Спортчы-разрядниклар әзерлеге бик түбән дәрәҗәдә алып барылган спорт мәктәпләре дә бар”, - дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, Татарстанның җыелма командасына керүче 337 спортчының 33е – олимпия резервының Казан мәктәбе укучылары, 166сы – дәүләт балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә, 166сы – муниципаль балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнгәннәр һәм 72 се чит төбәкләрдән чакырылган.

Спорт резервы әзерлеге һәм төп спорт төрләре үсеше буенча смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча, Рафис Борһанов Тәтеш, Баулы, Лениногорск районнарын һәм Казан шәһәренең лидерлар рәтендә булуын билгеләп узды. Ә Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Менделеевск, Әгерҗе, Зәй, Нурлат, Бөгелмә районнарын “кара” исемлеккә кертте. “Әлеге муниципаль берәмлекләрдәге балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре директорларын республиканың җыелма командасына спорт резервын әзерләү буенча эш сыйфаты өчен җавап тоттырырга кирәк”, - дип шелтә белдерде министр.

Рафис Борһанов чыгышында спорт мәктәпләренең матди-техник базасы, яңа спорт объектларының файдаланылу нәтиҗәлелеге кебек мәсьәләләргә тукталды.

Коллегия утырышында чыгыш ясаган ТР хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубевның җентекле докладын Илдар Халиков уңай бәяләде. Муниципаль берәмлекләргә барып, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшчәнлегенә, казанышларга, булган җитешсезлекләргә, проблемаларга тирән анализ ясалуын ул мактау сүзләре белән билгеләп узды. “Мин шикләнмим, спортның башка төрләре буенча да нәкъ шундый ук проблемалар хөкем сөрә, тик алар буенча урыннарга барып, контрольдә тоту буенча аңлаешлы система, кызганычка каршы, әлегә күзәтелми. Мин проблемаларны инкарь итмим, алар җиңел хәл ителә дип тә әйтмим, әмма бу мәсьәләләргә нәкъ менә шундый мөнәсәбәт белән карарга кирәк. Проблемаларның берсен дә күз уңыннан җибәрергә ярамый”, - дип басым ясады Хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүгенге коллегия катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлын күрсәтүче төгәл бурычларны билгеләргә мөмкинлек бирмәде. “Коллегиянең структурасы да, яңгыраган чыгышлар да безне төп сорауга җавап алуга якынайтмый: ни өчен спорт үсеше өчен матди базага саллы акчалар сарыф иткән, күп төрле чаралар уздырган, профессиональ командаларга ия булган Россия төбәге спортчылары Сочида узган Олимпия уеннарында бер медаль дә алуга ирешмәде. Моның сәбәбе бина диварларындагы ярыклар һәм башка проблемаларда түгеллегендә шигем юк. Мин хезмәт хакы, матди-техник тәэминат белән бәйле мәсьәләләрне сызып ташламыйм, әмма бөтен проблеманы акчага гына кайтарып калдырып булмый”, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Илдар Халиков фикеренчә, спортчылар чыгышы буенча югары үрләргә ирешкән Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. “Башка төбәкләрдәге эш тәртибен өйрәнеп, Татарстанга нәрсә җитмәвен ачыкларга кирәк. Үзендә Универсиада уздырган төбәкнең спорттагы күрсәткечләре күпкә яхшырак булырга тиеш. Әйдәгез, республика Президенты безнең алда куйган проблемадан чыгу юлларын бергәләп табыйп карыйк. Ни өчен спортка шулкадәр акча сарыф итәбез соң?” - диде Премьер-министр.

Хөкүмәт башлыгы Хоккей федерациясе докладына нигезләнеп, спорт объектларында эш оештырылуын контрольдә тоту системасын эшләргә әмер бирде.


“Татар-информ” МА