Яңалыклар

16.04.2014
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФнең Пекиндагы илчелегендә Кытай бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды.
16.04.2014

Бүген Россия Федерациясенең Пекиндагы илчелегендә Кытай эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. Чарага Кытайның берничә дистә предприятие вәкилләре дә чакырылган иде. 

16.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәис Ли Сяолин ханым белән очрашу узды.Очрашуда шулай ук РФнең КХРда Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Андрей Денисов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.

16.04.2014
Бүген Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы республика халкы арасында зур актуальлек һәм популярлыкка ирешә, һәм бу мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча да күренә.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 кварталында 3428 мөрәҗәгать килгән, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 124%ка күбрәк.
16.04.2014

Россия Центросоюзы Советы рәисе Евгений Кузнецов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән телеграммада белдерелгән.

15.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына сәфәре кысаларында татар диаспорасы активы белән очрашты.
15.04.2014
Татарстан мәдәният эшлеклеләре Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
15.04.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанлыларга 2013 елгы Универсиадада югары спорт нәтиҗәләре өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың мәдәният эшлеклеләренә Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хатларын тапшырды.
15.04.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россельхозбанк” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Кирилл Левин бүгенге очрашуда эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Россельхозбанк” ААҖнең Кече бизнес департаменты вәкилләре, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
15.04.2014
ТР Министрлар Кабинетының “2014 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында”гы 155 нче номерлы карары нигезендә, Татарстанда бүгеннән, ягъни 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Битләр: << 1661 ( 1662 ) 1663 1664 1665 1666 1667 1668 1669 1670 >>