Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында язгы кыр эшләре барышын бәяләде. Чистай районында кырларны карап чыккач, делегация район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән бергә хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле регионы башлыгы Мәсүд Барзани белән очрашты. Президент резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле районының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани белән очрашты. Эрбиледә Премьер-министр резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казан вертолет заводы» ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визит белән килде. Әрбил шәһәре аэропортында ТР Президентын Гыйрак Көрд автономияле округының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар бар.