Яңалыклар

29.04.2014
Бүген Республика Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның BONEXengineering консалтинг компаниясенең (Сербия) проектлар буенча директоры Р.Бошкович белән очрашуы булды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфат белән идарә итү системасын кертү мәсьәләләре каралды.

Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, “Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге” фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары Г.Р. Фәррахова, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы И.И.Хәйруллин катнашты.
29.04.2014
ТР Министрлар кабинетында Татарстанда язгы кыр эшләре барышына багышланган брифинг үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда язгы кыр эшләренә барлык районнар да керешеп өлгергән, финанс тәэмин яктан ителешкә барлыгы 11 миллиард сум күләмендә акча кирәк булачак.
29.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тирьякиләр» компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Мехмет Тирьяки белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук «Тирсан Кардан» (Төркия) генераль директоры Җиһансәр Эртүнч, «Тирсан Кардан» (Россия) генераль директоры Исмаил Алиев,ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфаларын һәм «КИП «Мастер» ҖЧҖ вазыйфаларын үтәүче Фәрид Закиров катанштылар.

 

28.04.2014

Кичә ТР Министрлар Кабинеты бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышы узды. Татарстанда агымдагы елның I кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге шартларда чит ил инвестицияләре өчен көрәш кискенләшә. Республикага эскпортка ярдәм итүне үстерергә кирәк.

28.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин әфәнде белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. 

28.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.

28.04.2014

Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.

28.04.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанга килгән Кырым татар халкы мәҗлесе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Кырым татар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Җәләлов, Мәҗлес әгъзалары катнашты.
27.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәме тантаналарында катнашты. Төп чаралар Ашхабадта 7 мең кешелек Халыкара ат спорты комплексы аренасында узды. Бәйрәм чараларында шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев һәм башкалар катнашты.

26.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга визиты кысаларында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гүл белән очрашты. Ашхабадта узган бу очрашуда Төркия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Мәхмәт Мәхди Экер, Төркия Президенты администрациясенең генераль секретаре Мостафа Исән, Төркия чит илләр эшләре министры урынбасары Наҗи Кору, Төркия Республикасы парламенты әгъзасы Мостафа Капуҗу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Битләр: << 1651 1652 1653 1654 1655 ( 1656 ) 1657 1658 1659 1660 >>