Яңалыклар

08.05.2014

«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч - адреслы ярдәм», - дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.

07.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган бу утырышта дәүләт башлыгының бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды. Утырышта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары катнашты.

07.05.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнарын язгы-кыр эшләренең барышы белән танышу өчен очып-карап узды.

ТР Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Мамадыш районында, Түбән Ушма авылы янындагы кырларда Илдар Халиков авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм районның фермерлары белән аралашты. Райондагы хәлләр турында кыскача Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте. Аерым алганда, ул бөртеклеләр, шул исәптән уҗым культуралары хакында сөйләде.
07.05.2014

Иртәгә, 8 май көнне, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatar.ru) 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чараның туры трансляциясе әзерләнә. М. Җәлил ис.ТДАО һәм БТда узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

07.05.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков баскетбол буенча Евролига башкарма директоры Жорди Бертомеу белән очрашты.ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда шулай ук ТР Милли банк рәисе – УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
06.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасында Татарстан Республикасы хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Киңәшмә законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләсенә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков ачты. Нотыкта хокук саклау органнарының һәм законсыз уен бизнесына каршы көрәшне тикшереп торучы органнарның законсыз уен бизнесына каршы көрәш өлкәсендәге эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм эшчәнлегенә бәя бирелде, ушулай ук бу өлкәдәге эшне активлаштыру зарурлыгы да билгеләп үтте.

06.05.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты. Хөкүмәт башлыгын ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
06.05.2014
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш сәфәре белән 26-27 апрель көннәрендә Төркмәнстанда булды. Җавап визиты белән агымдагы елның өченче кварталында Төркмәнстан делегациясенең Казанга килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Төркмәнстанга эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте.
06.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров яңа ИТ-шәһәр Иннополисның биналар һәм инженерия инфраструктурасы төзелеше барышы белән танышты. Шулай ук төзелеш мәйданчыгында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, компания-подрядчы вәкилләре булды.

06.05.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов RED aircraft GmbH генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйлметдинов һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 1651 ( 1652 ) 1653 1654 1655 1656 1657 1658 1659 1660 >>