Яңалыклар

22.04.2014
Татарстан районнарының берсендә индустриаль парк төзеләчәк, әлеге эш барышында Кытайдагы Сучжоу паркы тәҗрибәсе эшкә җигеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре йомгакларына багышланган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров хәбәр итте.
22.04.2014

Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.

21.04.2014

Бүген Казанга “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

21.04.2014
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты, чара Россиянең бу оешмага керүенә 60 ел тулуга багышланган иде.
21.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм демографик сәясәт буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты. Чара Мәскәүдә узды. Аны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде.


21.04.2014
Бүген Казанда Россия ватандашларының Халыкара яшьләр форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Форумның ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү буенча департамент директоры Анатолий Макаров, ТР Вице-премьеры Юрий Камалтынов катнашты.
20.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, язгы чәчү эшләре белән танышу максатында, Кайбыч районы кырлары өстеннән очып узды.
20.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башланган язгы чәчү эшләре белән танышу максатында, Апас районы кырлары өстеннән очып узды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бергә ТР Президенты кырларны карады,  хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

20.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге (Тукай, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарындагы) төзелеш һәм реконструкция объектларын карап чыкты.

Беренче объект элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы комплексы бинасы булды (Тукай ур., 97). Комплекс биналарын реставрацияләү турындагы килешүгә 2012 елның маенда «Эдельвейс-групп» ЯАҖ имза салган иде. Элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы 19 гасыр азагында төзелгән. Шуннан бирле бина үзенең билгеләнешен берничә мәртәбә алмаштырган, 20 нче гасыр урталарыннан «Красный восток» концерны анда соклар һәм сулар җитештергән, аннары бина буш торган. Соңгы реконструкция 1975 елда уздырылган.

20.04.2014
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Христосның Яңадан туу бәйрәме һәм Бөек пост тәмамлану уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Быел Пасха барлык традицион христиан конфессияләре вәкилләре тарафыннан бер үк вакытта билгеләп үтелә, бу исә әлеге гомерлек дини тәгълиматның рухи башлангычлары бердәмлеген һәм какшамаслыгын тагын бер кат дәлилли. Христиан динен тотучылар Христосның Яңадан тууын олы тантана, ”бәйрәмнәр таҗы” дип таныйлар, аны зурлап, мәңгелек тормышка, гөнаһлары ярлыкануга өмет багълыйлар, һәрдаим тынычлыкка, шәфкать-мәрхәмәткә, яхшылыкка омтылалар.

Битләр: << 1651 1652 1653 1654 1655 1656 1657 1658 ( 1659 ) 1660 >>