Татарстан Республикасында 3 майга 440 мең гектарда язгы чәчү башкарылган
03.05.2014
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә кырларда чәчү эшләренең барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында 2014 елның 3 маена 440 мең гектарда язгы игеннәр чәчелгән (25%).
Шикәр чөгендере Татарстан буенча барлыгы 19,2 мең гектарда чәчелгән (39%).
Марат Әхмәтов шулай ук көзге культураларның торышы турында да хәбәр итте. Аның белдерүенчә, гомумән 90 % уҗымнарның торышы яхшы яисә канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Барлыгы республика буенча 588,5 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән көзге бодай – 271,5 мең гектарда, көзге арыш – 301,6 мең гектарда.
Республика районнарында 2014 елның 3 маена минераль аашламалар уртача 1 гектарга 36,6 кг тупланган.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан Республикасында язгы-кыр эшләрен башкару өчен 80 мең тонна ташламалы ягулык бүлеп бирелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.