Рөстәм Миңнеханов RED aircraft GmbH генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты

06.05.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов RED aircraft GmbH генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйлметдинов һәм башкалар катнашты. 

Яклар авиатөзелеш үсеше һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, шул исәптән RED Aircraft авиация дизельле двигательләр җитештерү мәсьәләсе турында да.

искәртеп китик, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә визиты кысаларында Аденау шәһәрендә RED Аircraft GmbH югары технологияле авиадвигательләр эшләү һәм җитештерү заводында булды. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Райхлин Татарстан Республикасы территориясендә RED Аircraft GmbH инженер үзәген булдыру турында фикер алышканнар иде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.