Рөстәм Миңнеханов һәм Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба Сухумда Диоскуров яр буен карадылар

24.02.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба Сухумда Диоскуров яр буен карадылар.

Яр буенда торгызу эшләре дәвам итә, шул исәптән өслекне чистарту һәм реконструкциягә әзерләнү бара.

Яр буеның озынлыгы бер километрдан артык. Эшләрне 1 июньгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиядә кыска эш сәфәрендә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте