Яңалыклар

19.12.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнашты.

Әсгать Сәфәров чыршыдан открыткалар алды, аларда «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашучы балаларның Яңа ел теләкләре язылган.

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубының традицион утырышында катнашты. Чара Казанда «Мираж» кунакханәсе мәйданчыгында узды.

19.12.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада урнашкан югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда 2023 елда уртак эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр. Чара КФУда узды.

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта катнашучыларның бер өлеше видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Берничә инновацион проект каралды. Алар арасында аз тоннажлы химия импортын алмаштыру, асфальтның сыйфатын яхшырту, куркынычсыз болыт системалары, дронопортлар.

19.12.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнашты. Яшь татарстанлыларның теләкләре язылган открыткалары булган чыршы «Корстон» КСКК йортында урнаштырылган.

 

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында муниципаль хакимиятләрнең халык белән эшләвендә 2024 елның кайбер бурычларын билгеләде. Ул 2024 елның җаваплы ел булуын ассызыклады.

19.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное башлыклары белән очрашты.

Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив республикага килгәннәр. Алар муниципалитетларның эш тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук республика Муниципаль берәмлекләр советы съездында катнаштылар.

 

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съездында катнашты.

Чара бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.

Утырышны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнаштылар.

«Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев чыршыдан «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашучы балаларның Яңа ел теләкләре язылган открыткаларны алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды уза.

 

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасында 2023 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада пилотлар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары һәм республика автоспорт ветераннары катнашты.

 

Битләр: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>