Әсгать Сәфәров - ТР Рәисе Администрациясенең ветераннар оешмасы вәкилләренә: "Сезнең хезмәтегез - Ватанга мәхәббәт үрнәге»

06.05.2025

Бүген Казан Кремленең Гавами урыннарында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР Рәисе Администрациясенең ветераннар оешмасы вәкилләре белән очрашты. Чара Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Очрашуда катнашучыларның барысы да сугыш елларында туган. Аларның балачагы илдә коточкыч вакыйгалар заманында узган. Кайгы, ачлык, салкын һәм якын кешеләрен югалту аларны сындырмаган, киресенчә, үзләрен зур илебезнең көчле һәм лаеклы гражданнары иткән.

"Кадерле ветераннар! Берничә көннән без илебезнең төп бәйрәмен – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу юбилей датасы - совет халкының какшамас ихтыяр көче һәм аның гаҗәеп батырлыгы һәм ныклыгы символы", - дип мөрәҗәгать итте чара кунакларына Әсгать Сәфәров. ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе ветераннарның Россия һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен чиксез ихтирам һәм рәхмәт белдерде.

"Барлык сынаулар һәм кыенлыклар аша үтеп, сез җиңүчеләр һәм иҗат итүчеләр буыны булдыгыз. Сезнең һәрберегезнең хезмәт юлы - югары профессионализм, җаваплылык һәм Ватанга зур мәхәббәт үрнәге. Нәкъ менә сез туган республикабыз үсешенә нигез салдыгыз, һәм бүген татарстанлылар, махсус хәрби операциядә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап, бабаларыбызның эшен лаеклы дәвам итәләр", - дип билгеләде Әсгать Сәфәров. Ул төрле елларда үз иле өчен көрәшеп, гомерләрен биргәннәрнең барысын да бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе якынлашып килүче җиңүгә МХОдә катнашучыларның өлешләрен ассызыклады, фронтка ярдәм итүче ихтыярыйларның һәм ТР Рәисе Администрациясе ветераннарының эшен билгеләп үтте.

"Безнең ветераннар МХО зонасына кирәкле әйберләр: носилкалар, азык-төлек, кием-салым тапшыралар, Казандагы хәрби госпитальгә территорияләрне һәм биналарны җыештыруда булышалар. Әлбәттә, бу эш бик мөһим һәм кирәк, һәм мин уртак эшебезгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Хезмәт ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән рәхмәт белдерделәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.