Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы һәм тулаем авыл хуҗалыгы үсеше белән танышты.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Слобода Петропавловская авылындагы «57 нче татар ат заводын» карады. Бүген биредә төрле токымлы 228 ат асрала, әмма иң кирәклесе - Орлов аты. Әлеге ат заводы Россиядән читтә дә билгеле. Аерым алганда, хуҗалык Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның кавалерия полкы өчен атлар китерә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, пландагы 54,6 мең га мәйданның 16%ы чәчелгән. Игенчеләр, һава шартлары уңай булганда, кыр эшләре темпларын арттыру һәм чәчүне 10-15 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла, дип ышандырдылар.
Орлыклар, техника, ягулык-майлау материаллары - барысы да тиешле күләмдә. Быелгы уңыш өчен 1 гектарга 137 кг ашлама тупланган. Уҗым культураларын ашлау төгәлләнгән, туңга сөрү ахырына якынлаша.
Тракторларның һәм йөк автомобильләренең 50%ы амортизация срогыннан чыккан. Районда авыл хуҗалыгы техникасы паркы актив яңартыла. 2024 елда җирле хуҗалыклар 46 берәмлек техника сатып алганнар, ә 2025 ел башыннан - тагын 25 авыл хуҗалыгы машинасы. Терлек азыгы җыю комбайннарының, үзйөрешле чапкычларның һәм ургычларның әзерлеге 100% дип бәяләнә.
Татарстан Республикасы вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, район өчен төп бурычларның берсе - мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру. Моның өчен ул аграр секторга дәүләт ярдәме чараларын кулланырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә көндәлек катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук җирле ат заводын югары бәяләде һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын предприятиегә актив ярдәм итәргә өндәде.
Ахырда Татарстан Рәисе территория башлыкларына Җиңү көнен бәйрәм итү мәсьәләләренә игътибар белән карарга кушты. "Бөек Ватан сугышы ветераннарына, МХОдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына аерым игътибар бирергә кирәк", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.