Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел - Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының V утырышын һәм «Идел - Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Идел - Янцзы" – Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымы арасында хезмәттәшлекне үстерүнең уникаль форматы.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 3,3 млрд долл. тәшкил иткән, Кытай провинцияләре белән берничә килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында бик күп килешүләр имзаланган. Кытай партнерлары белән берничә эре уртак проект гамәлгә ашырыла.
Утырыш көннәрендә Казанга Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәге (Аньхой, Цзянси, Хубэй, Хунань, Сычуань, үзәк буйсынудагы Чунцин шәһәре) җитәкчеләре җыелачак. Кытай делегациясен КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин әфәнде җитәкләячәк. Россия ягыннан - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Татарстанда беренче тапкыр уздырыла торган чараларга әзерлек буенча республика оештыру комитеты төзелде. Бу киләчәктә Кытай белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Чаралар башланырга ике атна калып бара. Барлык мәсьәләләрне дә мөмкин кадәр оператив хәл итәргә кирәк. Кунакларга традицион Татарстан кунакчыллыгын тою мөһим, ә аларның Казанда булуы һәм эше уңайлы һәм нәтиҗәле оештырылган», - диде Татарстан Рәисе.
Совет утырышына әзерлек турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул, аерым алганда, мондый форматның ничек барлыкка килүен һәм Советның алдагы утырышлары кайда узуын искәртте. Әйтик, 2016 елда Ульяновскта беренче утырыш узган, 2017 елда – Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә икенче утырыш, 2019 елда – Чебоксарда, 2023 елда - Цзянси провинциясенең Наньчан шәһәрендә, 2025 елда Советның бишенче утырышы Казанда узачак.
Утырыш кысаларында Россия төбәкләре һәм КХР провинцияләре арасында килешүләр имзалау планлаштырыла.
Талия Миңнуллина шулай ук быелның августында Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы узачагын искәртте.
Кунаклар өчен мәдәни программа турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
«Идел - Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең сигезенче форумына әзерлек турында КФУ ректоры Ленар Сафин хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, КФУ КХРның дүрт университеты белән хезмәттәшлек итә. «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумында катнашуларын Россиянең 40 һәм Кытайның 32 югары уку йорты вәкилләре раслады инде.
Бүгенге киңәшмәдә катнашкан Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо төбәкара хезмәттәшлеккә игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Безнең илләрнең "Идел – Янцзы" Советы форматындагы хезмәттәшлеге тотрыклы рәвештә үсә, - диде ул. – Совет утырышын уздыру - Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында мөһим вакыйга. Татарстан - КХР провинцияләре белән хезмәттәшлек буенча Россиянең актив субъектларының берсе. Без киләчәктә дә хезмәттәшлегебезне алга этәрәчәкбез. Утырышта катнашу өчен зур делегация җибәреләчәк».
«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының V утырышы һәм «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумы 2025 елның 20-21 маенда узачак.
Белешмә өчен:
«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу максатларында төзелде.
Элегрәк - 2013 елдан 2015 елга кадәр - «Идел-Янцзы» хезмәттәшлек форматында төбәк җитәкчеләре очрашуының төп чарасы «Түгәрәк өстәл» утырышы дип аталган иде.
Татарстан Республикасы Совет составына 2014 елдан керде.