Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды территориясендә булды, шулай ук «Аларның исемнәре белән Казан шәһәре урамнары аталган» стеласына чәчәкләр салды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.
Төзекләндерелгән территория Ипподром, Качалов, Спартак урамнарындагы дүрт күп фатирлы йортның ишегалды киңлеген берләштерә. Биредә яңа җәяүлеләр сукмаклары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык һәм урам яктырткычлары барлыкка килгән. Бу 2025 елда тулысынча төзекләндерелгән беренче йорт яны мәйданчыгы.
Искәртәбез, йортларның берсендә «Тылсым» инклюзив үзәге урнашкан. Үзәк Җиңү көненә багышланган бәйрәм программасын башлап җибәрде: балалар шигырьләр укыды, сугыш еллары җырлары яңгырады, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Төзекләндерелгәнче бу киңлекнең зур өлешен гаражлар һәм стихияле парковка, шулай ук куаклыклар һәм картайган агачлар алып торган, аларның бер өлеше авария хәлендә булган.
Хәзер ишегалдында җәяүлеләр сукмаклары һәм юллар яңартылган, тышкы яктырту системасы урнаштырылган (18 яңа терәк), балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган. Моннан тыш, 64 парковка урыны булдырылган.
Мәйданны яшелләндергәннәр: Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе машина кую зонасы буйлап чыршылар утырткан.
"Тылсым" балалар инклюзив үзәге ихтыяҗларына аерым игътибар бирелгән. Ишегалды резин өслекле универсаль мәйданчык белән җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин җирле халык, шулай ук «Тылсым» үзәгенә йөрүче балаларның ата-аналары белән аралашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка кунаклар «Их именами названы улицы Казани» – «Аларның исемнәре белән Казан шәһәре урамнары аталган», «Казань – город трудовой доблести» – «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салдылар.
Стела Ипподром урамында урнашкан. Аны төзүгә, шулай ук якындагы дүрт катлы йортның ян ягы диварында мурал булдыруга акчалар РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский тарафыннан гамәлгә куелган «Нәфис» хәйрия фонды тарафыннан бүлеп бирелгән.