Яңалыклар

13.01.2018

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Гандбол федерациясе Попечительләр советы рәисе Дмитрий Рогозин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия һәм Финляндия җыелма гандбол командалары уенын карады.

Уенда Россия командасы 36:26 исәбе белән отты. Россия командасы үз төркемендә барлык алты матчта да җиңеп чыкты. Россия җыелма командасы активында 12 очко.

13.01.2018

Бүген «А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы» АҖдә 22160 проекты патруль корабле сериясеннән алтынчысына – «Николай Сипягин»га нигез салу тантанасы узды.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Оборна министры урынбасары Юрий Борисов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

«Николай Сипягин» 22160 проекты патруль корабле «Төньяк проект-конструкторлык бюросы» АҖдә (Санкт-Петербург) проектланган

13.01.2018

Яз көнне Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен һәм шәһәр территорияләрен үстерүдә өстенлекләрне сайлап алу буенча шәһәр кешеләренең турыдан-туры тавыш бирүләре оештырылачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга шундый йөкләмә бирде.  

13.01.2018

2017 елда ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәләрдә авыл хуҗалыгы комплексы турында 49 чыгыш ясалды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

 

13.01.2018

Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

12.01.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

11.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Иктисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.   

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Нихат Зәйбәкҗига бүген «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән сөйләшүләр турында, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышулары хакында хәбәр итте.

11.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген «Ятаган» электр станциясендә булды, башка энергетика объектлары белән танышты.

11.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.   

Эш сәфәренең төп максаты – энергетика объектлары белән танышу.

10.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. 

Очрашу Казан епархиаль идарәсендә узды, анда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә үзара килешкәнлек, төбәктә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерде. 

Битләр: << 1061 1062 1063 1064 1065 1066 ( 1067 ) 1068 1069 1070 >>