Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Финляндия җыелма командалары арасында гандбол матчын карадылар

13.01.2018

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Гандбол федерациясе Попечительләр советы рәисе Дмитрий Рогозин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия һәм Финляндия җыелма гандбол командалары уенын карады.

Уенда Россия командасы 36:26 исәбе белән отты. Россия командасы үз төркемендә барлык алты матчта да җиңеп чыкты. Россия җыелма командасы активында 12 очко.

Элегрәк Россия спортчылары үзләренә беренче урын тәэмин иткәннәр иде инде. Моннан соң безнең гандболчылар Дөнья чемпионаты-2019ның сайлап алу раундындагы матчларда уйнаячаклар.

Бүген матч тәмамлангач, Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов иң яхшы уенчыларга призлар тапшырдылар. Матчның иң яхшы уенчылары дип Россия җыелма командасыннан Олег Грамс, Финляндия командасыннан Нико Ренберг табылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.