Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2018» раллиендә җиңүләре белән котлады һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.
Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) эш сәфәре белән килде.
Эш сәфәренең төп максаты – Бөтендөнья икътисадый форумында (2018 елның 22-24 гыйнваре) катнашу.
2017 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 6.2 млрд. сумга 1 мең 365 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Шулардан 2 млрд. сумга 71,5% килешү Татарстан җитештерүчеләре белән төзелгән. Бу хакта бүген ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Анда катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга бурычларны билгеләделәр.
Төп докладны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ясады.Ул, аерым алганда, 2017 елда республикада 7,5 мең төрле мәдәни чара уздырылды, аларда 10 млн. кеше катнашты, дип хәбәр итте.
Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасының йомгак коллегиясендә катнашты.
Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эше турында Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.
Төзелеш комплексы - Татарстан икътисадының иң зур секторларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта РФ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды” генераль директоры Константин Цицин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә.
Төп максаты - Идел буе федераль округы төбәкләренең транспорт куркынычсызлыгына багышланган киңәшмәдә катнашу.
Искәртик, киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия транспорт министры Максим Соколов уздыра.