Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты – энергетика объектлары белән танышу.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре программасында – «Ятаган» электр станциясендә, башка энергетика объектларында булу.
Төркия Республикасында булганда Рөстәм Миңнехановның берничә Төркия компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән, шулай ук Төркия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы көтелә.