Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән очрашты

11.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген «Ятаган» электр станциясендә булды, башка энергетика объектлары белән танышты.

Аннары ул «Бәрәкәт Энерҗи» компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән энергетика өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме һәм «Татэнерго» АҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап әзерләү өчен эш төркеме төзергә кушты. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерҗи» җитәкчелеге вәкилләрен һәм компания белгечләрен энергетика өлкәсендәге инфраструктура белән танышу, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киләчәктә фикер алышу өчен Татарстанга чакырды.

Искәртәбез, Төркиягә эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.