Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов Зеленодольскта 22160 проекты патруль корабле сериясеннән алтынчысына нигез салуда катнаштылар

13.01.2018

Бүген «А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы» АҖдә 22160 проекты патруль корабле сериясеннән алтынчысына – «Николай Сипягин»га нигез салу тантанасы узды.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Оборна министры урынбасары Юрий Борисов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

«Николай Сипягин» 22160 проекты патруль корабле «Төньяк проект-конструкторлык бюросы» АҖдә (Санкт-Петербург) проектланган.

Дмитрий Рогозин сәламләү сүзендә яңа корабль төзелә башлау белән барысын да котлады. Аның сүзләренчә, бу корабль иң җитди бурычларны үтәячәк.  

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел күркәм эшләрдән башлана – яңа корабль төзелә башлый, һәм, әлбәттә, Зеленодольск шәһәре уңышлары Горький исемендәге заводка бәйле.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Оброна министрлыгына заводны заказлар белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде.   

Тантана корылучы корабль нигезенә төп тактаны салу белән тәмамланды.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары,   Зеленодольск муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.

Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Рогозинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге –  «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.