ТР Төзелеш министрлыгы: 19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән

20.01.2018

19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Бүгенгә социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына гомуми мәйданы 39,3 мең квадрат метр булган 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап биргән. 119 төзелеп килүче объекттан 18 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 15 объект, 86 объектта эшләр күп әле.

2018 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында Иннополис шәһәрендә 33,9 мең квадрат метрда 730 фатирлы 6 йорт төзү каралган. 3 торак йортта монтаж эшләре бара.  

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 18 ветеранга 7 йорт төзелә. Шулардан 5 объект әзер диярлек, 2 объект – уртача әзерлектә (Казан - 1, Әлмәт районы -1).

Инвестиция торагы төзү программасы кысаларында 2018 елда 129 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган, бүгенгә алтысы файдалануга тапшырылган. 114 объект буенча: 36сы әзер диярлек, 37се – уртача әзерлектә һәм 41ендә эшләр күп әле.

Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) республика буенча 8 мең 370 йорттан 1 мең 68 объект файдалануга тапшырылган

Искәртәбез, быел 28 авыл клубын, җирлекләр башкарма комитетларының (Советларының) 10 бинасын, 97 универсаль спорт мәйданчыгын, 16 блоклы модуль чаңгы базасын, 44 фельдшер-акушерлык пунктын, 11 табиб амбулаториясен төзү ниятләнә. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы 27 учреждение бинасына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы 19 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасына капиталь ремонт ясау, 7 сәламәтлек саклау объектын медицина җайланмалары һәм җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.