Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу өчен Давоска килде

22.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) эш сәфәре белән килде.

Эш сәфәренең төп максаты – Бөтендөнья икътисадый форумында (2018 елның 22-24 гыйнваре) катнашу.

Бүген кич Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумын ачу тантанасында (Congress Centre, Congress Hall) катнашачак, шулай ук Бөтендөнья икътисадый форумын ачу уңаеннан концерт караячак.

Иртәгә, БИФ кысаларындагы эш сессияләренең беренче көнендә, Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы икътисад» сессиясендә булачак, анда сәнәгатьнең, хакимият институтларының һәм инновацияләрнең цифрлы икътисад киләчәгенә йогынтысы турында фикер алышырга ниятлиләр. Моннан тыш,  иртәгә тагын Бөтендөнья икътисадый форумына нигез салучы һәм аның президенты профессор Клаус Шваб катнашында пленар сессия дә узачак.

БИФ кысаларында Рөстәм Миңнехановның халыкара компанияләр вәкилләре, шул исәптән Ericsson, Indorama Corporation компаниясе вәкилләре белән дә очрашулары һәм сөйләшүләре көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.