Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2018» раллиендә җиңүләре белән котлады һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Сергей Анатольевич, Владимир Геннадьевич! Кадерле камазлылар!
Сезне “Дакар-2018” раллиендә яңа җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Камазлыларның спорттагы осталыгына, уртак нәтиҗәләр өчен дустанә һәм берләшеп эшләвенә, безнең йөк автомобильләрнең югары техник әзерлегенә сокланам. Җиңү яулауга зур көч куйган һәркемгә: генераль директор Сергей Анатольевич Когогинга һәм команда җитәкчесе Владимир Геннадьевич Чагинга, бер-берсенә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер барлык КАМАЗлар экипажларына, шулай ук техник ярдәм күрсәтү командасының һәр әгъзасына рәхмәт белдерәм, аларның профессионализмыннан башка җиңү мөмкин булмас иде.
Эдуард Николаев экипажын өченче «Алтын бедуин» яулаулары белән тәбриклим. Җиңүләргә ирешү традицияләре һәм “КАМАЗ-мастер”га нигез салучыларның бәһасез тәҗрибәсенең яшь буынга уңышлы тапшырылуы – куанычлы күренеш.
Афәрин, камазлылар! Шулай дәвам итегез! Сәламәтлек, бәхет, яңа казанышлар сезгә!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов», - диелә телеграмма текстында.