Җәмгыятьтәге тотрыклылык күбесенчә Прокуратура хезмәткәрләренең төгәл һәм грамоталы гамәлләренә бәйле

19.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасының йомгак коллегиясендә катнашты.   

Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эше турында Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республика прокурорларын икътисадый өлкәдә җентеклерәк эш алып барырга өндәде. «Прокуратураның шикле операцияләрне һәм бер көнлек фирмаларны кыскартуга, шулай ук финанс пирамидаларының эшчәнлеген һәм банкрот фирмаларның салым миграциясен кисәтүгә юнәлгән эшен билгеләп үтәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча дәүләт органнары тарафыннан бизнеска басым 12 процентка арткан. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов прокурорларны гаепләнүчеләр өчен кисәтү чараларын сайлауга җентекләбрәк якын килергә өндәде.   

«Бүген Прокуратура роле сизелә һәм тормышның барлык тармакларында үзен күрсәтә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җәмгыятьтәге тотрыклылык күбесенчә Прокуратура хезмәткәрләренең төгәл һәм грамоталы гамәлләренә бәйле. Үткән ел банк өлкәсендәге кризис республика өчен җитди сынау булды. Прокуратура оператив эш алып барды. Судка 255 дәгъва җибәрелде, күп өлеше шуларның канәгатьләндерелде».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, намуссыз кредит оешмаларыннан зыян күргән затларга ярдәм өчен республика ярдәм фонды оештырылды. «Хәзерге вакытта аңа 2337 гариза крегән, 689ы – физик затлардан,1638е – юридик затлардан. Хәзерге вакытта 120 оешмага түләүләр башкарылган. Бергәләшеп без социаль киеренкелекне киметә һәм законнар өстенлеген тәэмин итә алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ышанам, күрелгән чаралар зыян күргән акча салучылар белән мәсьәләне хәл итәргә, икътисадый тотрыклылыкны арттырырга ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Республикада 1004 гаилә өчен 6 «проблемалы йорт» эксплуатациягә тапшырылды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук ТР Прокуратурасын киләчәктә дә бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга өндәде. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, актуаль бурычларның берсе – контроль инстанцияләрнең эшчәнлек алып барулары алымнарын камилләштерүгә күзәтчелек. Барлык башкарылган эшкә кармастан, Татарстан Милли рейтинг күрсәткечләре буенча бизнеска басым буенча тискәре бәяләмә алды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук  Татарстан Республикасы Прокуратурасының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергәләп «Проверенный бизнес» интернет-журналын булдыру тәҗрибәсен уңай бәяләде.

Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль Ренат Тимерҗанов ведомствоның тырыш хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары файдаланылды.