Рөстәм Миңнеханов: "Зенит-Казан" республикада волейбол үсешенә яңа этәргеч бирде

14.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит" Казан волейбол командасын бу сезонда биш турнирда җиңүләре белән котлады. Команданы Казан Кремлендә котладылар.

Әлеге спорт сезонында "Зенит-Казан" биш турнирда җиңүче булды. Команда Россия чемпионатында, Россия Кубогы һәм Суперкубогында, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпионатында катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, ул да җанатарлар белән команда җиңүен теләгән. "Кичәге уенда искиткеч җиңүегез - Европаның иң абруйлы турниры финалы", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Татарстан Президенты "Зенит"ның илкүләм чемпионатта җиңүләрен ассызыклады. "Россия Чемпионатында сез 10 кат җиңүче булдыгыз. Җиңүегез матур һәм ышандырырлык иде", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. 

Без сезгә ышанабыз, сез җанатарлар өметен аклыйсыз, республикага җиңүләр бүләк итәсез - бу бик мөһим. Сез республикада волейбол үсешенә яңа этәргеч бирдегез. Тагын да безне шатландырырсыз, дип ышанабыз", - диде ТР Президенты. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен уенчыларга һәм тренерларга тапшырды. Команда Рөстәм Миңнехановка Чемпионнар лигасының алтын медален, имзалар куелган тупны һәм истәлекле фотографияләрне бүләк иттеләр. 

Шулай ук Татарстан җитәкчелеген, "Зенит-Казан" командасын Чемпионнар лигасында җиңү белән РФ вице-премьерлары Ольга Голодец һәм Виталий Мутко котладылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды