Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында эш сәфәрендә

14.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.   

Максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында территориясендә «ММК-Джошкуноз Алабуга» яңа сервис метал үзәген ачу тантанасында катнашу. Автомобильләрнең кузов детальләрен штамповкалау өчен бланклар җитештерү заводы – Магнитогорск металлург комбинатының һәм «Джошкуноз Алабуга» МИЗның гамәлдәге резидентының уртак проекты.

Татарстанга тантаналы чарада катнашу өчен Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлург комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников килде. «Бигеш» халыкара аэропортында кунакларны Рөстәм Миңнеханов каршы алды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.