Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Дмитрий Шпаков кыскача гына компаниянең планнары, шул исәптән Россия һәм Украина территориясендә AB InBev һәм Anadolu Efes компанияләре бизнеслары рәсми кушылганнан соңгы планнары турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта компания базардагы урынын киңәйткән, бизнесның динамик үсешен дәлилли торган башка икътисадый күрсәткечләрне дә атады.