Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервында катнашучыларны котлады һәм республикада идарәче кадрларны сайлап алуга һәм әзерләүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Президент шулай ук кадрлар резервы белән эшләгәндә остазларның җитди ролен һәм конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект эшләү мөмкинлеген билгеләп үтте.
Үткәрелгән бәяләү процедуралары нәтиҗәләре буенча кадрлар резервына 24 кеше керде. Президент белән очрашу барышында аларның һәркайсы кыскача үзе һәм планнары турында сөйләде.
Иң яхшы экспертларны җәлеп итеп, махсус укытудан тыш, резервчылар шулай ук республиканың дәүләт хакимияте органнарында һәм муниципалитетларында стажировка узачак. Әлеге сәфәрләр барышында район башлыклары һәм министрлар алар өчен проблемалы моментларны җентекләп тикшерәчәк һәм аларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашачак.
Исегезгә төшерәбез, кадрлар резервында катнашучыларның барысы да министрлыкларда, муниципалитетларда яки ведомствога караган оешмаларда җитәкче вазыйфаларга вакантлы урыннар барлыкка килгәндә кандидатлар сыйфатында карала.