Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәк дәрәҗәсендә казначылык түләүләре системасы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, бюджет акчаларын алучыларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, агымдагы эшчәнлекнең башка мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эли Исаев 2022 елда Россия Казначылыгының төп эш юнәлешләрен билгеләде, финанс-бюджет өлкәсендә контроль эшчәнлеген үстерү перспективалары турында сөйләде.