Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты

29.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика узып баручы елда Россиянең фәнни-технологик үсешенә лаеклы өлеш кертте. «Без республикабызның фәнни-педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Яңа ел алды очрашуларының күркәм традициясен дәвам итәбез. Бу – һәрберебезне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева үз чыгышында хәбәр иткәнчә, республика территориясендә эшли торган фәнни оешмаларның гомуми саны һәм фәнни хезмәткәрләр саны буенча Татарстан Россия Инновацион регионнары ассоциациясе составында алдынгы урында тора.

Уйлап табу активлыгы буенча республика илнең алдынгы ун төбәге арасына керә. Соңгы 3 елда «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре тарафыннан файдалы модель уйлап табуга иң күп гаризалар бирелгән. Югары уку йортлары арасында КНИТУ-КАИ, КДАТУ һәм КФУ аеруча актив.

Фән һәм технологияләр елы кысаларында милли һәм республика чаралары тулы күләмдә гамәлгә ашырылды, диде Ләйлә Фазлыева. Барлык нәтиҗәләр 8 февральдә Россия фәне көнендә ясалачак.

Шулай ук Ләйлә Фазлыева Татарстан югары уку йортларының фәнни инфраструктураны ныгыту буенча федераль программаларда катнашуы турында сөйләде. Әйтик, РФА, КФУ һәм КДЭУ быел 6 яшьләр фәнни лабораториясе төзү хокукын алды. Әлеге лабораторияләр фәннең кадрлар потенциалын яңартуның көчле драйверы булачак. КФУ һәм КНИТУ-КАИ махсус укыту-фәнни үзәкләр булдыру буенча конкурста җиңүчеләр булдылар. Конкурс нигезендә РФА Казан фәнни үзәге приборлар базасын яңартуга федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итте.

Татарстан Республикасы вице-премьеры сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча республиканың фәнни-технологик үсешенең төбәк программасын эшләү башланган. Әлеге программа университетларның, фән учреждениеләренең, икътисадның реаль секторы предприятиеләренең һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнарының көчләрен берләштерергә тиеш.

ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов быел, республикада федераль экспертларны җәлеп итеп, фәнни-белем бирү комплексы аудиты уздырылуы турында сөйләде. Ул үткәрелгән анализның төп нәтиҗәләрен хәбәр итте һәм кайбер уртак проблемаларны билгеләде. Аерым алганда, экспертлар фәнни эшчәнлекне җайга салу инструментларының нәтиҗәлелеген арттырырга, халыкара кооперацияне активрак үстерергә, эшкуарлык күнекмәләрен һәм активлыгын арттырырга тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республиканың фәнни-мәгариф системасы алдында җитди бурычлар куярга кирәк. «Әгәр без үз казанышларыбыз һәм локаль проектларыбыз белән мактансак, бу дөрес түгел. Безгә кайда булуыбызны аңларга, үзебезне иң яхшылар белән чагыштырырга тиеш. Әгәр без иң яхшы университетлар белән көндәшлек итмәсәк, бездә алга китеш булмаячак», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, аудит һәм тышкы экспертларны җәлеп итү өлешендә башкарылган эш һәр югары уку йорты буенча яңа стратегия әзерләргә яхшы мөмкинлек бирәчәк. «Катлаулы амбициоз бурычлар куярга кирәк. Беренче этапны без уздык, аудит ясадык. Алга барырга кирәк. Безнең икътисад көчле, без аны алга таба үстерергә телибез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Фәнни-мәгариф комплексы – безнең конкурент өстенлегебез. Безнең барлык юнәлешләр буенча да – инженер, химия, спорт һәм мәдәни – потенциалыбыз бар, аны үстерергә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында шулай ук Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев та чыгыш ясадылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.