Рөстәм Миңнеханов ТР стипендиатларының электрон базасын ясарга чакырды
25.01.2011Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм ТР Элемтә министрлыгына ТР дәүләт стипендиясе ияләренең электрон мәгълүмат базасын ясауны йөкләде.
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты катнашында ТР махсус дәүләт стипендиясе ияләрен, грант конкурсында җиңүчеләрне, яшь галимнәр һәм яшь фәнни коллективлар арасында дәүләт ярдәме буларак премия алучыларны хөрмәтләделәр.
2010 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы махсус дәүләт стипендиясенә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Лениногорски, Тәтеш һәм Кукмарадан 85 кеше ия булган. Алар исәбендә - 20 аспирант, 45 югары уку йортлары студентлары һәм хәрби училище курсантлары, урта махсус уку йортларыннан 10 студент, башлангыч һөнәри бирем бирү учреждениеләреннән 10 кеше. Быел стипендия күләме аспирантлар өчен 33,3 мең сум, вуз студентлары өчен 27,8 мең сум, ссузлар студентлары өчен 16,7 мең сум, укучылар өчен 15 мең сум тәшкил итә. Казан (Идел буе) федераль университеты президенты, КДУның элеккеге ректоры Мәгъзүм Сәлахов сүзләренә караганда, 13 елда стипендиатлар саны 800 кешедән арткан.
Быел ТР махсус дәүләт стипендиясенә Татьяна исемле ике кыз лаек булган: Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе студенты Татьяна Тимирьянова һәм Казан энергетика техникумы студенты Татьяна Иванова. Республика башлыгы аларга, шулай ук ТР Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионовага да чәчәкләр тапшырды.
Ил һәм республика икътисады инновацияләргә нигезләнгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Университетлар инновация үзәкләре булып тора. Моның өчен федераль һәм Татарстан дәрәҗәсендә күп эш башкарыла, - диде ТР Президенты. – Иң мөһиме – кешеләр. Без талантларга ачылырга ярдәм итәргә тиеш. Без һәрвакыт бүгенге стипендиатлар кебек алдынгы карашлы һәм актив кешеләргә таячначакбыз. Яшьләр – безнең киләчәк, алар безнең республиканы дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарачак кешеләр”.
ТР Президенты Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларына ТР дәүләт стипендиясе ияләренең электрон мәгълүмат базасын ясауны йөкләде, бу аларның киләчәк карьерасын күзәтү һәм Татарстан өчен үз потенциалларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен кирәк. “Әмма безнең талантларны урламасыннар өчен бу база ябык булырга тиеш, - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов. – Безнең лидерлар игътибарсыз һәм эшсез калмасын өчен аларны республиканың кадрлар сәясәте кысаларында файдаланырга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, ТР эре предприятиеләре җитәкчеләрен талантлы студентлар белән эшләү формасы табарга чакырды. ТР Президенты алар белән ешрак очрашырга, тәкъдимнәрен тыңларга һәм гамәлгә ашырырга кирәк, дип белдерде. “Булган потенциалдан файдаланырга һәм яшьләргә игътибар бирергә кирәк”, - диде ул.
“Без сезгә өметләнәбез! Шулай ук сез дә безгә өметләнә аласыз”, - дип белдерде стипендиатларга Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.