Илдар Халиков: “Электрон ЗАГС мәгълүматның дөреслегенә ирешергә мөмкинлек бирә”

24.01.2011

ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең “2010 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү эшчәнлеге һәм 2011 елга бурычлар турында” дигән исем астында узган киңәйтелгән утырышында катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, ЗАГС дәүләт хакимиятенең мөһим органнарыннан берсе. Һәр өтере һәм имзасы кешеләр язмышына йогынты ясаган структуралар күп түгел. Татарстанда актив рәвештә гамәлгә кертелүче электрон ЗАГСка күчү мәгълүматның дөреслегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Электрон теркәү формалары бер кабинеттан икенчесенә йөрүдән коткара.

Илдар Халиков узган елда республикада аерылышулар санының 44 процентка җитүен “коточкыч күренеш” дип атады. Аның фикеренчә, аерылышу – ул паспорттагы мөһер генә түгел, әлеге вакыйга тулы бер гаиләнең язмышына кагыла. Аерылышуга формаль төстә генә якын килергә һәм аны автомат рәвештә генә теркәргә ярамый. Кешеләр белән эчкерсез сөйләшү еш кына никахны саклап калырга мөмкинлек бирә.

ТР Хөкүмәте башлыгы ТР ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренә 2010 елда тырышып эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2011 елга билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.