Павел Николаев: “Коррупцион һәм икътисади юнәлешле җинаять эшләренә аеруча зур игътибар биреләчәк”

24.01.2011

Татарстанда былтыр түрәләр һәм махсус хокукый дәрәҗәдәге затларга карата тикшерелеп судларга җибәрелгән коррупцион һәм икътисади юнәлешле җинаять эшләре арасында муниципаль район Башкарма комитетлары җитәкчеләреннән Балтачтан Фәрит Әхмәтханов, Балык Бистәсеннән Илдус Фәйзуллин һәм адвокат Марат Заһидуллин, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, депутатлар һ.б. бар.

Бүген РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе коллегиясенең узган ел йомгакларына һәм быелга билгеләнгән бурыч-максатларга багышлап “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барган киңәйтелгән утырышында идарә башлыгы Павел Николаев бу мәсьәләгә аерым тукталып, болай диде.

Алга таба бу юнәлештәге эшкә аеруча игътибар биреләчәк. Вазгыять намуслары саф булмаган түрәләр һәм һәртөрле ришвәтчеләр үзләрен тыныч хис итәрлек булмаска тиеш, шуңа да эшчәнлек темпларын һич тә йомшартырга, хәзерге вакытта ирешелгән халык һәм хакимият ышанычын югалтырга ярамый, дип, 2012 елдан, законга ярашлы рәвештә, ришвәтчелек, коммерция нигезендә кемне дә булса “сатып алу” (коммерческий подкуп), хезмәт-эш урынында ялган документ ясау (служебный подлог) һәм эштә ваемсызлык (халатность) кебек барлык җинаять эшләре безгә, тикшерү комитеты идарәләре карамагына тапшырылачак, моңа исә хәзердән үк керешү таләп ителә, дип басым ясап әйтте П.Николаев. Моннан тыш, коррупциягә каршы тору советы тарафыннан шушы мәсьәләдә законнары эшкәртелгән, бу өлкәдәге эшне без югарырак башка дәрәҗәгә җиткерергә тиеш булабыз, таләп ителгән хокукый механизмнары инде бар, диде чыгышында идарә башлыгы.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.