Илдар Халиков: “Электрон дәүләт хезмәтләре бюрократик киртәләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк”
16.03.2011Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү бюрократик киртәләрдән котылырга һәм гражданнарның дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр санын киметергә, шулай ук хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү Татарстан һәм тулаем алганда Россия өчен өстенлекле мәсьәлә санала, дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның фикеренчә, барыннан да элек, халык арасында ихтыяҗ аеруча зур булган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерергә кирәк.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү буенча барлык эшләр ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планы турында”гы карары нигезендә башкарыла.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (http://uslugi.tatar.ru) керүчеләр саны 2011 елның февралендә гыйнвар ае белән чагыштырганда - 1,56, шул ук чорда каралган сәхифәләр саны 1,77 тапкыр арткан.
“Балалар бакчасына электрон чират” һәм “Электрон көндәлек һәм өлгереш журналы” кебек электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләргә халык арасында ихтыяҗ бик зур. Мисал өчен, Николай Никифоровның сүзләренә караганда, февраль аенда үзләренең электрон көндәлекләренә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә белем алучы 108 мең укучы кергән.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Түбән Кама муниципаль районында сынау рәвешендә гамәлгә ашырылучы “Табибка электрон язылу” проекты хакында җентекләбрәк сөйләде. Бүгенге көндә әлеге проект республика гражданнарының 7 процентын (Түбән Кама районында яшәүчеләрне) колачлый, Татарстандагы барлык гражданнарны 100 процент колачлау өчен 105 миллион сум акча, 105 сәламәтлек саклау объектын җиһазландыру һәм проектны гамәлгә кертү өчен 1,5 ел вакыт кирәк.
ЮХИДИ штрафларын түләү хезмәте гражданнар арасында аеруча популяр. Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә электрон рәвештә гамәлгә кертү күздә тотылган чираттагы хезмәтләр - транспорт чараларын техник карау һәм автотранспорт чараларын теркәү.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова ЗАГС органнарының дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә күчерү хакында сөйләде. Ул ЗАГС органнарының электрон рәвештә 9 хезмәт күрсәтүен хәбәр итте.
Киңәшмә ахырында ТР Премьер-министры Илдар Халиков апрельнең беренче декадасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка республика министрлыклары һәм ведомстволарында дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү планының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы хакында хисап бирергә кирәклеген искәртте.