ТР Хөкүмәте һәм интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре Федераль хезмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

18.03.2011

Бүген Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция (Гайдар форумы) кысаларында интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре Федераль хезмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка интеллектуаль милек, патент һәм тауар билгеләре Федераль хезмәте җитәкчесе Борис Симонов һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кул куйды.
Килешү Татарстан Республикасы хуҗалык итү субъектларының уйлап табу, патент-лицензия һәм инновацион эшчәнлеген үстерү өчен уңайлы икътисади, хокукый һәм оештыру шартлары булдыру максатыннан оештырылган хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итешүдә бишьеллык нигезләрне билгели.
Документ фән, инновацияләрне үстерү һәм интеллектуаль милекне коммерция нигезенә күчерү буенча федераль һәм республика максатчан программалары һәм проектларының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Моннан тыш, бүген “Изварино Фарма” ҖЧҖ (Мәскәү) һәм “Идея” Инновацион-җитештерү технопаркы” ЯАҖ (Казан) арасында уртак фармацевтика предприятиясе төзү турында Меморандум имзаланды. Документка «Изварино Фарма» ҖЧҖ генераль директоры Орест Ибраһимов һәм “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко кул куйды.
Әлеге процедура төгәлләнгәннән соң инновацион эшчәнлекне үстерү өчен төбәк инфраструктурасын булдырудагы актуаль мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл башланды. Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып бара.