Р.Миңнеханов: “Балалар бакчалары барлыкка килүгә, микрорайоннарның җәлеп итүчәнлеге шунда ук артачак”
29.04.2011“Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыру быел республикада 3 яшьтән зуррак балалар өчен бакчаларда өстәмә 11 мең 295 урын булдырырга ярдәм итәчәк. Аны гамәлгә ашыру өчен яңа объектларны төзү-монтажлау һәм гамәлдәгеләрен капиталь төзекләндерү өчен 650 млн. сум займ бирелгән.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, узган ел төзелә башлаган һәм быел төзелүче 29 бакчада бүген төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, Байлар Сабасында, Арчадагы берәр объектта, Казандагы 2 объектта 1 майга кадәр куелган бурычны инде үтәп чыкканнар – 1 катны төзегәннәр.
11 объектта нигезне монтажлау эше тәмамланып, беренче катны салу бара. Шул ук вакытта төзелеш министры Биектауда һәм Казандагы 5 объектта эшләрнең расланган графиктан калышуына игътибар юнәлтте. Киңәшмәдә кичекмәстән чаралар күреп, 15 июньгә кадәр бу объектларда 2 катка кадәр төзелеш-монтаж эшләрен башкару бурычы куелды. Казан мэры Илсур Метшин бу бурычларның үтәләчәген вәгъдә итте.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре системасына кайтарылырга тиешле 18 объектның бүген 17 сендә эш график буенча бара, тагын берсендә эш уку елы тәмамлангач башланачак. Төзелеш министры яңа уку елы башына, ягъни 1 сентябрьгә бу объектларда эш тәмамланачак, дигән ышаныч белдерде. Өстәвенә, инде эшне тәмамлап, уңай өлге күрсәтүче районнар да бар. Буа белән Кукмара шундыйлардан. 30 апрельдә Буада берьюлы 3 балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Алар барлыгы 200 дән артык урынга исәпләнгән.
Өстәмә урыннар булдырылырга тиешле гамәлдәге 90 бакчаның бүген 63 ендә эшләр инде башланган. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 15 майдан калганнарында да эшкә керешү бурычын куйган. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, майның беренче яртысында Нурлат шәһәрендәге ике бакчада эшләр тәмамланачак. Ә Чаллыда инде өстәмә урыннар булдырылган 7 бакча файдалануга тапшырылган. “Капиталь төзекләндерү гамәлдәге балалар бакчаларында бара. Шуңа күрә, эшләр кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп һәм тулысынча техник куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп башкарылырга тиеш”, - дип тагын бер кат искәртте министр.
Балалар бакчаларын гамәлдәге торак йортларның беренче катларына урнаштыру вариантлары да каралган иде. Президент Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә искәртеп узганча, әлегә моның белән проблемалар бар. Йортларда яшәүчеләр үзләре риза булмаган очраклар да бар. Шулай да зур проблема Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән килештерүгә барып тоташа. “Бу хакта ТР Прокуроры белән инде киңәштек. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тиешле килештерүләр алу өчен, бу эшкә үзебезнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын да җәлеп итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Традицион балалар бакчалары белән беррәттән, республикада шәхси-дәүләт партнерлыгына нигезләнгән вариатив формадагы бакчаларны үстерү юллары да карала. Бу җәһәттән, Чаллы белән Түбән Кама үрнәге өйрәнүгә лаек. Чаллыда, мәсәлән, гомумреспублика программасыннан тыш, балалар бакчаларында урыннар булдыру буенча шәһәрнең үзенең өстәмә программасы да гамәлгә ашырыла. Быел автомобиль төзүчеләр каласында 850 баланы бакчада урыннар белән тәэмин итәргә ниятлиләр.
Казанда вариатив форма башлангыч этабында гына. Мэр Илсур Метшин сүзләренә караганда, әлегә шундый 960 урын булдыру бурычы куелган. Аның сүзләренә караганда, барлык потенциаль инвесторлар белән эш алып барыла. ТР Дәүләт торак фонды вариатив формадагы бакчаларны оештыру өчен биналар да тәкъдим иткән. 330 урынга исәпләнгән бер шундый вариатив бакча “Дубрава” торак комплексында урнашачак. Аның анык эш планы һәм финанслары бар. Ә калганнар буенча перспектива әлегә томанлы. “Бу эшкә алынырга теләүчеләр дә, биналар да бар, тик акча бүлү, кредитлар җәлеп итү мәсьәләсе ачык кала. Теләк белдерүдән тыш, потенциаль инвесторлардан башка фикер чыкмады”, - ди мэр.
“Балалар бакчалары ачылу белән, бу йортлар, микрорайоннарның җәлеп итүчәнлеге шунда ук үсәчәк”,- дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов. Ул бер атна эчендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт торак фонды, Казан хакимияте җитәкчелеге алдына бакчалар өчен мөмкин булган биналарны карап, аларны бу өлкәдә эшләргә теләк белдерүче потенциаль инвесторларга күрсәтү һәм эшкә керешү бурычын куйды.